Роспотребнадзор: 1 март-Бөтендөнья иммунитет көне

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Ел саен, 2002 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча, 1 мартта Бөтендөнья иммунитет көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья иммунитет көнен үткәрү максатлары:

- җәмгыятькә иммун системасының нәрсә икәнлеген һәм аны ныгытуның нинди ысуллары барлыгын аңлату;

- халыкка иммун системасы эшчәнлегенең әһәмияте, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү;

- төрле иммун авыруларының таралуына бәйле проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Бөтендөнья иммунитет көне ничек үткәрелә?

1 мартта Россиядә һәм дөньяның күп кенә башка илләрендә халыкның иммун системасы эшенең мөһимлеге һәм үзенчәлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар һәм агарту акцияләре уздырыла. Иммунитетны ныгыту, берничә фактор һәм дару чаралары (шулай ук биологик актив өстәмәләр (БАДлар)) йогынтысында иммун системасы эшенә бәйле мәсьәләләр буенча тематик конференцияләр уздырыла.

Иммунитет - иммун системасының организмны генетик яктан чит объектлардан коткару сәләте. Иммунитет кешегә тумыштан ук салынган. Иммун системасының нәтиҗәлелеге нәселдәнлеккә бәйле, әмма дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше аның активлыгын сизелерлек арттырырга мөмкин.

Иммун системасы - организмны авыру тудыручы микроорганизмнардан (бактерияләр, вируслар, гөмбәләр, шулай ук билгеле бер агулардан) саклаучы махсус күзәнәкләр һәм аксымнар системасы ул. Иммун системасы яман шеш күзәнәкләренең үсешен контрольдә тота, контрольсез үскәннәрне үз вакытында ачыклап һәм юкка чыгарып тора.

Иммун системасына керә торган органнар: лимфатик төеннәр, миндалиннар, сөяк мие, талак. Галимнәр ачыклаганча, саклаучы күзәнәкләрнең күп өлеше - 80%.эчәклектә урнашкан. 

Тумыштан килгән иммунитет һәм барлыкка иммуните (актив, пассив) була. Иммунитет кеше туганчы ук - ана карынында формалаша башлый. Пассив иммунитет вакцина кертелгәннән соң организмда формалаша.

Иммунитетның 50% көче кешенең яшәү рәвешенә бәйле.

Иммунитетка тискәре йогынты ясый торган факторлар:

· озак вакытлы стресс;

· начар гадәтләр;

· рациональ булмаган туклану (ач тору, артык ашау);

* витаминнар һәм микроэлементлар кытлыгы;

· физик йөкләнеш;

· тән җәрәхәтләре алу, операцияләр кичерү;

· әйләнә-тирә мохитнең пычрануы;

даруларны контрольсез куллану. Еш кына салкын тию авырулары, иреннәрдә герпес, температураның озак күтәрелүе, озакка сузылучан арыганлык синдромы, йокы килү яки йокысызлык, буыннарда һәм мускулларда авырту тойгылары еш баш авырту – болар барысы да иммуннитетның түбәнәю билгеләре.

Кешегә иммунитетны саклау өчен нәрсә кирәк?

1. Яхшы  сәламәт туклану.

2. Тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан баш тарту.

3. Үз психикасына сакчыл караш.

4. Сәламәт йокы (тәүлегенә 8 сәгатьтән дә ким бклмаган яхшы җиллләтелгән бинада).

5. Чыныгу (коену һәм контрастлы (кайнар-салкын) душ, мунча һәм саунада булу). Югары һәм түбән температураларны чиратлаштыру тәкъдим ителә.

6. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү, хәрәкәтчән яшәү рәвеше. Артык йөкләнешләрнең иммунитетка тискәре йогынты ясавы расланган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10% ы гына бөтен авырулардан диярлек саклый торган иммунитетка ия. Тагын 10% тумыштан килгән иммунодефицитка ия: алар бик еш авырый. Калган 80% ы иммун системасының көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле.

Бөтендөнья иммунитет көне-сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклау өчен тагын бер мөмкинлек. Иммунитетның бозылу вакытын кисәтеп, күп кенә органнар һәм системаларның авырулары барлыкка килүне булдырмый калырга мөмкин. Эчке органнарның үз-үзләрен яхшы хис итүе һәм дөрес эшләве өчен табигый иммунитетны ныгытырга һәм вакытында вакцинация үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International