Юлда фото-видеотеркәү комплекслары

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү белән бәйле. Әлбәттә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре машина йөртүчеләр гаебе белән генә түгел, еш кына җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аркасында да килеп чыга. 2021 ел нәтиҗәләре буенча машина йөртүчеләр гаебе белән 16 юл-транспорт һәлакәте булган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары:

- каршы як полосага чыгу – 8 очрак ;

- маневрлау – 4 очрак;

- җәяүлеләр гаебе белән-1 очрак;

- юл чатында-0 очрак;

- җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны-0;

шулай ук:

- исерек хәлдә+ медицина тикшерүеннән баш тарту – 2 очрак;

- куркынычсызлык каешын кулланмау-1 факт;

-машина йөртү таныклыгыннан башка йөрү-0.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар һәм яраланучылар санын киметү - Дәүләт автоинспекциясенең беренче чираттагы бурычы булып тора. Бу эшчәнлеккә юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә, шулай ук машина йөртүчеләр тәртибенә йогынты ясый торган фото-видеотеркәүләр автомат комплексларының эшләве зур өлеш кертә.

Әлеге комплекслар  түбәндәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклый:

- билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру,

- тукталыш турында туктау линиясе  алдыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү,

- тыю билгеләре гамәлдә булган зонада тукталыш ясау,

- маршрут транспорт чаралары өчен булган полоса буенча хәрәкәт итү,

- каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл читенә чыгу,

- тимер юл кичүендә тыю сигналына чыгу.

2021 елда безнең автомобиль юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото-видео теркәү буенча автоматлаштырылган режимда эшләүче 7 комплекс куелган иде. Шуларның 2се күчмә һәм 5 стационар «Кордон М2»комплексы.

Автомобиль юллары участокларында булган җитешсезлекләр бу ел дәвамында бетереләчәк. Моның өчен без Башкарма комитет белән берлектә инженерлык чараларын тормышка ашыру буенча план төзедек. 

 Ә әлегә безнең юлларда шулай ук автомат режимда эшләүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү буенча 7 комплекс чыгарыла. Шуларның 2се-күчмә һәм 5 стационар «Кордон М2»комплексы.

Стационар һәм күчмә комплекслар урнаштыру урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото - һәм видеофиксацияләү өчен 6.22 «Фотовидеофиксация» дигән юл билгеләре тулы күләмдә урнаштырылган.

Барлык кагыйдәләрне үтәү юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә, димәк, кемнеңдер гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирә. 

Юлда игътибарлы һәм үзара ягымлы булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International