Россиянең көньягында аэропортлар эшен вакытлыча туктатып тору белән бәйле вәзгыять уңаеннан, Россия транспорт министрлыгы һәм роспотребнадзор оператив штабы игътибарны юнәлтә.
Һавада пассажирлар йөртү кагыйдәләре буенча рейс туктатылган яки тоткарланган, пассажирлар ташу маршруты үзгәргән яисә рейсны расписание буенча үтәмәгән очракта, пассажирлар һава транспорты өчен түләнгән түләүне кире кайтарырга хокуклы дип билгеләнә.
Форс-мажор шартларын, аерым алганда, 24 февральдә Россиянең көньяк аэропортлары эшен туктатып торуны, шулай ук авиакомпанияләр тарафыннан рейсларны башкару мөмкинлеген исәпкә алып, гамәлдән чыгарылган рейсларның пассажирлары билет өчен акчаны кире кайтарырга яки билетларны башка даталарга алыштырырга мөмкин, дип хәбәр итәбез.
Моның өчен авиапассажир йөртүчегә яисә билетлар сатып алынган оешмага мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.
Кулланучылар өстәмә консультацияләр, шулай ук пассажирлар ташучыларга гаризалар язганда ярдәм сорап кулланучылар Роспотребнадзорның тиешле территориаль органнарына мөрәҗәгать итә алалар.