Төсле кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

1 март көнне  "Әнигә бүләк ясыйбыз" дигән  девиз астында Турай авыл мәдәният йортында төсле кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Чара башында балалар үзләренең әниләре һәм әбиләре турында сөйләделәр һәм кул эшләнмәләре ясау планы турында фикер алыштылар. Шулай ук балалар илебезгә бу бәйрәмнең каян килүен һәм ни өчен ул «Халыкара хатын-кызлар көне»дип аталуын белделәр.
Клей, кайчы, төсле кәгазь, агач шпажкалар һәм тасмалар кулланып, чәчәк формасында балалар гадәти булмаган котлау открыткалары ясадылар. Балалар үзләренең оригиналь «открыткалар» -котлауларын бизәделәр: фломастерлар белән әниләренә һәм әбиләренә үзләренең аларны яратулары турында яздылар, шулай ук йөрәкләр ясадылар, төсле кәгазьдән киселгән  төрле төстәге күбәләкләр һәм тасмалар белән бизәделәр.
Балаларның мавыктыргыч уртак иҗатыннан соң,  бүләкләр искиткеч матур килеп чыкты, алар бер генә әнине дә битараф калдырмаячак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International