Иң кадерле кешем–әнием

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татар китапханәсендә 7 бакча балалары белән “Иң кадерле кешем – әнием” дигән кичә үткәрелде. (Татар теле тәрбиячесе Ганиева Г.Р.)

Тиздән, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Беренче чиратта, әниләр бәйрәме буларак кабул итәбез без аны. Сабыйлар да иң кадерле кешеләрен котларга әзерләнделәр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әниләрен ничек яратулары, булышулары турында сөйләделәр. Китапханәче балаларга кечкенәләр өчен  китапларны күрсәтте, “Өч кыз” татар халык әкияте белән таныштырды, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрде.Кичә “Әни кирәк” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International