Камай авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Диләфрүз” түгәрәгенең чираттагы утырышы булды. Ул Халыкара хатын –кызлар көненә багышланды.
Түгәрәккә йөрүчеләрне китапханәче Г.Галимуллина бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде һәм әниләргә багышланган әсәрләр белән таныштырды. Апалар хатын –кыз исемнәре кергән җырларны искә төшерделәр, чәчәк атамасы белән тәңгәл килгән исемнәрне атадылар. Күңелле бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)