«Сак бул, котыру авыруы!» дигән танып-белү сәгате

2022 елның 11 марты, җомга

5 март көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Сак бул, котыру чире!» дигән танып-белү сәгате узды.

Танып белү сәгате: "Котыру авыруы, дәваланмасаң, һәрвакыт үлем белән тәмамлана. Тик бу куркыныч авыруны кисәтергә була!!!" дигән сүзләр белән башланып китте. Балалар белән йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәү турында белешмәлекләр ясадылар. Хайваннарны үз-үзләрен агрессив  тоту халәтенә китермәскә кирәк. Хайваннарны куркытмаска! Балалар белән котыру авыруын дәвалау, котыру авыруын профилактикалау, үз-үзеңне һәм якыннарын котыру авыруыннан ничек саклап калу һ. б. темаларга фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International