7 март көнне Таймән мәдәният йортында декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе узды.
10 яшьлек Марина Красильникова күргәзмәгә үз эшләрен тәкъдим итте, ә Дарина Тойма мәдәният йортына 11 сәнгать эшен бүләк итте.
Чара 8 Март -Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде һәм һәр кеше кул эшләренең матурлыгын һәм үзенчәлеген бәяли алды. Әлеге чара яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан оештырылды.