"Мөнәҗәтләр, бәетләр - күңел көзгесе"

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

12 март көнне Тойма мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Мөнәҗәтләр һәм бәетләр - күңел көзгесе"дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Мондый кичә төрле дин вәкилләрен  берләштерүгә ярдәм итә.
Чара татар, рус һәм удмурт милләтләре вәкилләре катнашында узды. Кичә Тойма авыл мәдәният йорты һәм китапханәченең кереш сүзләреннән башланып китте, аннары буыннан-буынга тапшырыла торган мөнәҗәтләр һәм бәетләр яңгырады. Тойма авылы халкы Сираев Марфуга, Димөхәммәтов Мәгъфия, Ямалетдинов Фирзәвия башкаруында "Без кайчандыр башка дөньяга китәбез", "Менә шундый вакыт җитә", "Әни наказы" мөнәҗәтләре яңгырады. Шулай ук әнисенең улына багышланган бәете яңгырады. Хатынына багышланган "Илшат бәете" яңгырады. Чарадан соң чәй табыны артында татлы ризыклар белән сыйландылар,  җылы атмосферада чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International