"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дип исемләнгән наркотикларга каршы акция

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

15 март көнне Тойма мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дигән наркотикларга каршы акция үтте. Акция җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит"  темасына Тойма мәдәният йортында берьюлы берничә юнәлеш буенча эш оештырылды. "Наркотикларсыз тормыш" темасына олы буын, мәктәп яшендәге балалар һәм яшьләр белән әңгәмә үткәрелде. Балалар коточкыч наркомания авыруы турында үзләре белгәннәрне сөйләделәр. Кеше организмына наркотиклар һәм спайслар тәэсире турында, һәлакәтле ымсындыргычларга бирелергә кирәкме-юкмы икәнлеге турында сөйләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International