"Татар моңы» III район татар җыры фестивале

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

18 нче март көнне Менделеевск шәһәренең Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә халык традицияләренең дәвамчанлыгын саклап калу, балаларда үз халкының мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, "Татар моңы" III район татар җыры фестивале узды.

Чарада «ТР Менделеевск районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе А.А. Миронов катнашты.

Ул фестивальдә катнашучыларны һәм остазларны сәламләде, фестивальне оештырган һәм уздырган өчен мәктәп директоры А.М. Степановка һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф. А. Ибәтуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.

Традиция буенча фестиваль 5 номинация буенча үткәрелде: 1. Татар телендә белем бирүче мәктәпләр укучылары; 2. Вокал белән шөгыльләнмәүче укучылар-3. Вокал, рус телендә белем алучы мәктәп укучылары; 4. Төркем белән башкару; 5. Укытучы.

Чарада Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче урта мәктәп, . 2,3, 4, 7 нче урта мәктәпләр, 1 нче Гимназия, Песәй урта мәктәбе, Турай урта мәктәбе, Абалач урта мәктәбенең 1-11 нче сыйныфларыннан 80нән артык укучы һәм 15 укытучы  катнашты.

Чараны компетентлы жюри бәяләде: Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге җитәкчесе Р.С. Фәрхетдинова, «ТР Менделеевск районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ методисты Э. Р. Гыйльфанова, С.Гассар исемендәге мәдәният йортының «Талларым» вокаль ансамбле солисты Л. С.Хәмидуллина. Фестиваль нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Татар моңы» III район татар җыры фестиваленең Гран-при призы 1 нче урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Я. Шалаумовага тапшырылды.  Фестивальдә катнашучыларның барысына да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International