19 март көнне Турай авыл мәдәният йортында «Файдага уйныйбыз» исемле уен программасы булып узды. Балалар көн режимының ни өчен кирәклеген белделәр, сәламәтлек билгеләре һәм аның кешегә нәрсә биргәнлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында да фикер алыштылар. Спорт викторинасында уйнадылар һәм спорт темасына табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар зур теләк белән спорт уеннарында һәм эстафеталарында катнаштылар, шуннан соң иң актив балаларга татлы призлар тапшырылды.