23 март көнне Иске Гришкин авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит"исемле Бөтенроссия наркотикларга каршы акция кысаларында иҗат коллективларында катнашучылар белән әңгәмә үткәрделәр/ Акция тәмәке тарту һәм наркотиклар каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Коллективларда катнашучыларга зарарлы препаратлар кабул итүнең зыяны һәм нәтиҗәләре, спорт белән шөгыльләнүнең һәм сәламәт дөрес туклануның ничек мөһим булуы турында сөйләделәр.