Наркотиклар белән без бер юлда түгел

2022 елның 25 марты, җомга

22 март көнне 14.00 сәгатьтә Турай авыл мәдәният йортында «Наркотиклар белән без бер юлда түгел " дип исемләнгән әңгәмә-презентация үткәрелде. Балалар «Наркотиклар һәм яшьләр» дигән презентация карадылар, Высоцкийның, Эдит Пиафның язмаларын тыңладылар. Аннан соң " Наркоманиянең зыяны» , "Кешеләр наркотикларга ничек тартыла?» , "Авыру билгеләре" турында бәхәс кордылар. Күп кенә танылган кешеләрнең наркомания белән авыруын белделәр. В. Высоцкий һәм Эдит Пиаф тормышы турында сөйләштеләр. Аннан соң егетләр һәм кызлар анкета сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан әңгәмәгә йомгак ясалды: балалар наркотиклар куллануның нинди зыян китерүен һәм аларг наркотиклар белән бер юлда түгеллекләрен аңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International