26 март көнне, театр көне алдыннан, Абалач мәдәният йортында "Кечкенә сәхнә"дип исемләнгән уен программасы булып узды. Балалар театр тарихы турында белделәр, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Спектакльдән башка нинди театр бит инде! Балалар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре импровизацияләнгән сәхнәдә катнаштылар. Программа ахырында, "Крокодил" уены белән актерлык осталыгы күнекмәләрен ныгыттылар.