"Нәүрүз"

2022 елның 29 марты, сишәмбе

26 март көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.Авыл халкы һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде. Кыш Бабай, Кар кызы, юлбарыс һәм Нәүрүзбикә белән бергә балалар төрле уеннар уйнадылар, Кыш бабай турында шигырьләр укыдылар. Чара барышында балалар татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында бик күп яңалыклар белделәр.
Һәр кунак кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды. Балалар һәм өлкәннәр спорт уеннарында, биюләрдә катнаштылар. Март аеның салкынча булуына карамастан, бу көн җылы һәм кояшлы бәйрәм көне булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International