Өстәл уеннары көне

2022 елның 29 марты, сишәмбе

27 март көнне Сәйтәк авыл клубында    өстәл  уеннары үткәрелде.Өстәл уеннары - эрудицияне үстерүнең искиткеч ысулы, логик фикерләүне яхшырту, шулай ук ял вакытын күңелле уздыру. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары - ул күзгә күз карап аралашу. Мондый уеннарның теләсә кайсысы кызыклы вакыт уздыру, азарт, якты хис-кичерешләр бирә.
Балалар рәхәтләнеп өстәл уеннары уйнадылар. Барлык балалар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар, шулай ук татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International