Кризиска каршы чаралар нигезендә РФ Хөкүмәте картографик һәм геодезия эшчәнлеген лицензияләү тәртибенә үзгәрешләр кертте.
2022 елның 14 мартындагы 353 номерлы карар нигезендә, әгәр лицензияне озайту срогы 2022 елга туры килсә, лицензиатларның туры килү-килмәвен раслау вакыты 12 айга күчерелә. "2022 елның 14 мартыннан 31 декабренә кадәр бирелгән гаризалар буенча лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү һәм лицензия биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү гамәлдән чыгарыла. Әгәр түләү күрсәтелгән срокта башкарылган булса, лицензиат түләнгән сумманы кире кайтарырга хокуклы", - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Линар Гатин.
Акчаны кире кайтару өчен Татарстан Росреестрына Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт, 7 нче подъезд адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гражданнарны кабул итү вакыты: дүш.-пәнҗ. 8 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җом. 8.00 дән 15.45 кә кадәр.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843)255 25 22, 255-25-34.
Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта белергә мөмкин сайте:https://rosreestr.tatarstan.ru/geodezia.htm