Шәһәр инфраструктурасы буенча нинди үзгәрешләр көтә, туры эфирда район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.
Район җитәкчесе Радмир Беляев шәһәрнең баш архитекторы Илья Игин белән туры эфирда Вконтактта Менделеевскиның архитектура концепциясе һәм язгы-җәйге чорга эш планнары турында сөйләде. Социаль челтәрләрдә шәһәрлеләрдән барлыгы 15 сорау килде.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, быел шәһәр территориясендә инфраструктура үсеше буенча зур эш башкарылачак. Шәһәр тулысынча велоюллар белән әйләндереп алыначак, күп катлы йортларда Менделеев районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле тарихи шәхесләрнең портретлары барлыкка киләчәк.. Шулай ук көннәр җылына башлау белән шәһәрдә агач кисү, территорияләрне яшелләндерү эшләре башланачак.