"Ура, каникуллар!"

2022 елның 1 апреле, җомга

30 март көнне Тойма мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучыларын язгы каникуллар һәм өченче чиректән соң көтеп алынган ял белән котладылар.

Каникуллар - озак көтелеп алынган вакыт. Тынычлану һәм ял итү вакыты. Тойма мәдәният йорты китапханәче белән берлектә буш вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен кызыклы чаралар әзерләде. Спорт уеннарына аерым игътибар бирелде. Өстәл теннисын дус-тату һәм бик күңелле уйнадылар. Спорт уеннарыннан соң балалар кроссворд җавапларын эзләп таптылар. Чара "Ура! Каникуллар! "- дип тәм-том белән чәй эчеп, шәп кәеф белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International