"Могҗизалар кыры"

2022 елның 1 апреле, җомга

31 март көнне, язгы каникулда, Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Могҗизалар кыры"дип исемләнгән театральләштерелгән уен үткәрелде.

Уенчылар сыйфатында  өлкәннәр - әти-әниләр, әбиләр үзләренең ничек уйнавын балаларга күрсәтү максаты белән, катнаштылар. 10 яшьлек Дарина Красильникова өлкәннәр өчен сорауларны үзе әзерләгән һәм "Могҗизалар кыры"н алып баручы булды. Дарья "Канатлы дуслар "дигән темага җавап бирергә тәкъдим итте. Уенчылар чиратлап барабанны әйләндерделәр, зирәклек һәм белемнәрен күрсәттеләр. Тик һәр уенда да бер генә кеше җиңүче була, монда да Заһидуллина Ольга булды.Беренче уен бер сулышта да күңелле үтте. Киләсе интеллектуаль ярышта үсеп килүче буын катнашты. Алып баручы катнашучыларга "Су асты диңгез патшалыгы"дигән темага җавап бирергә тәкъдим итте. Балалар үзләренең кошлар турында белемнәрен күрсәттеләр, барлык балалар да тырышып эшләделәр. Красильникова Дарья җиңүче булды. Барлык катнашучылар да бүләкләр, ә безнең җиңүчеләр "Алтын ачкыч" алдылар. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International