1 апрель көнне Абалач мәдәният йортында балалар иҗат үзәге педагоглары мастер-класслар үткәрде.
Һава торышы язгы каникулларда куандырмаса да, язны мөстәкыйль үзеңә ясарга була! Балалар иҗат үзәге педагогы Хәкимова Э.М. җитәкчелегендә Абалач мәдәният йортында умырзаялар чәчәк атты, ә урманнан килгән ябалаклар балалар кулында күңелле тавыш бирде. Кызлар һәм малайлар бик теләп рәсем һәм кул эшләре ясадылар. Малайлар Шәяхмәтова Л.С. җитәкчелегендә кеше формасындагы брелоклар ясадылар. Балалар зур энтузиазм белән макраме техникасы төеннәрен бәйләделәр. Чарага авыл балалары һәм аларның кунаклары да килгән иде. Барысы да күңеленә хуш килгән эш табып, күтәренке рух белән шедеврларын үзләре белән алып өйләренә кайтып киттеләр.
Без, балалар иҗат үзәге педагогларына мастер-класслар уздырганнары өчен, рәхмәт белдерәбез һәм аларны тагын безнең мәдәният йортына кунакка көтәбез!