Район җитәкчесе Радмир Беляев үзенең Телеграмм-каналында мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән котлады.
"Бүген-мөселманнарның Уразаның беренче көне.
Мин дин тотучыларны Изге Рамазан ае башлану белән котлыйм!
Бу ай бер-беребезгә ярдәмебезнең ничек кыйммәтләнүен, игелекле һәм ярдәмчел булуыбызны искә төшерсен иде.
Дин тотучыларга Рамазанны изге эшләр һәм шатлыклы вакыйгалар белән үткәрергә телим. Сәламәтлек, мәхәббәт, рухи гармония һәм ышаныч сезне Һәр адымда озата барсын!",- дип язылган котлауда.