Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2022 елның 3 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 нче елның 3 апреле 18 сәгатьтән  4 апреле 18 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында  кисәтү килде

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хәбәр итә:

2022 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:


- төнлә һәм көндез көчле җил 15-18 м/с/с ( Казаннан башка).

- nөнлә һәм көндез юлларда бозлавык көчле.
- көндез кар, юеш кар һәм яңгыр, кыска вакытлы явым-төшем.
- буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая, бозлавык, юеш кар;
- көндез көнбатыш районнарда кар көртләре барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International