Кошлар көне

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

1 апрель көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Безнең канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

Балалар кошларның тормышы һәм күптөрлелеге белән таныштылар. Балалар кошлар – безнең урманнарны,кырларны, бакчаларны зарарлы бөҗәкләрдән һәм кимерүчеләрдән ышанычлы саклаучылар дип сөйләделәр.
Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, «Кошлар кайтты» уенын уйнадылар, кошлар турында табышмаклар чиштеләр, «Кошлар» китабыннан хикәяләр укыдылар. Чарадан соң балалар мәдәният йорты директоры белән берлектә кошлар өчен җимлекләргә азык салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International