2 апрель көнне, көлке көне уңаеннан Абалач мәдәният йортында "Мәзәкләр" дип исемләнгән уен программасы булып узды.Балалар викторинада катнаштылар, кызыклы һәм катлаулы сорауларга җавап бирделәр һәм мәзәкләр сөйләделәр. 1703 елда Мәскәүдә үткәрелгән беренче көлкеле ярыш турында белделәр. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм татлы призлар алдылар.