"Барысы да киресенчә"

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

2 апрель көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә көлке көненә багышланган "Барысы да киресенчә" дип исемләнгән чара узды.

"Көлү гомерне озайта "дигән девиз астында "Барысы да киресенчә" дигән чара башланды. Алып баручылар Заһидуллина һәм Красильникова барлык катнашучыларны да көлке бәйрәме белән котладылар.
Очрашуда катнашучылар төрле конкурсларда һәм уеннарда үз көчләрен сынап карадылар, "Бел һәм рәсемен яса", "Барысы да киресенчә", " Мине киресенчә киендер" уеннарында катнаштылар, шулай ук төрле табышмаклар чиштеләр. Алып баручылар катнашучыларга күңел ачу гына түгел, интеллектуаль биремнәр дә тәкъдим иттеләр. "Барысы да кирессенчә" дигән чара бик кызыклы да, күңелле дә булды. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International