3 апрель көнне Абалач мәдәният йортында үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар.Модульле оригами фантазияне һәм уйлап табучанлыкны, логиканы һәм фикерләүне үстерә. Бу күнекмәләрдән башка иҗат мөмкин түгел! Кәгазь ярдәмендә балалар һәр детальне җентекләп бөкли-бөкли очкыч ясап куйдылар. Модель әзер булганнан соң, балалар үз очкычларын зәвык белән буядылар.