3 апрель көнне Актаҗик авыл клубында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәт тәндә-сәламәт рух"дип исемләнгән чара узды.
Мондый чаралар кешеләр тормышларында сәламәтлекнең никадәр күп мәгънәгә ия булуын аңлый алсын өчен үткәрелә. Гадәттәгечә, бу көнне Актаҗик авыл клубында балалар катнашында спорт бәйрәме узды. Алар бәйгеләрдә һәм эстафетада актив катнаштылар. Дуслар, исегездә тотыгыз, сәламәтлек - кеше тормышындагы иң төп кыйммәтләрнең берсе һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Сәламәт яшәү рәвеше - үзеңә һәм якыннарыңа җаваплы караш, аны озак елларга сакларга мөмкинлек бирәчәк.