"Минем яраткан әкиятем»Бөтенроссия акциясе

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Абалач авылы балалары «Минем яраткан әкиятем»Бөтенроссия акциясендә бик теләп катнаштылар.

Акциядә катнашуга әзерлек бер атна диярлек дәвам итте. "Теремок" әкияте - иң тату әкият!  Геройлар өчен битлекләр үз куллары белән ясалган иде. Әкият уку  Абалач китапханәсендә узды. Балалар үзләренең кечкенә генә, әмма бик җаваплы, рольләренә бик теләп кушылдылар.. Әкият бик матур килеп чыкты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International