«Язгы гөрләвекләр һәм корабльләр» экологик сәгате

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Сәйтәк авыл клубы 9 апрель көнне балалар өчен экологик сәгать үткәрде ,анда балалар табигатьтәге үзгәрешләр, язгы ташу вакытында куркынычсызлык техникасы турында белделәр.

Балалар оригами техникасында кәгазьдән корабльләр әзерләделәр һәм исемнәр уйлап таптылар. Мастер-класстан соң балалар белән бергә корабльләрне суга җибәрделәр.

Мастер-класста катнашучыларның барысы да зур энергия һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International