Милли мәдәният фестивале

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

8 апрель көнне Сәйтәк авыл клубының «Карендэшлэр» керәшен җырлары һәм биюе ансамбле һәм «Гассар исемендәге мәдәният йорты»ның «Туганайлар»  керәшен җырлары һәм бию халык ансамбле Удмуртиянең Гранов районы Грахово авылы «Лидер» мәдәният йорты» чакыруы буенча район милли мәдәниятләр фестивалендә чыгыш ясадылар.

Бу кичтә "Лидер" район мәдәният йорты сәхнәсенә 5 милләт җыелды .Безнең коллективлар комиссия һәм тамашачылар хөкеменә «Кияү мунчасы» йоласын тәкъдим иттеләр, безнең коллективларның чыгышы тамашачыларга үзенчәлекле һәм профессиональлек белән истә калды.
Бу чара Республика мәдәният көллияте студенты Григорий Ивановның диплом эше булды. Тамашачылар һәм комиссия эшне бик яхшы бәяләде.Фестивальдән соң «җырлар өчен килдек без» дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар ,анда безнең һәр чыгышны граховлылар һәм авыл кунаклары көчле алкышлар белән каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International