"Эвакуация буенча инструктажлар һәм өйрәнүләр"

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "эвакуация буенча инструктажлар һәм өйрәнүләр"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.

"Халыкны эвакуацияләү" гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү һәм күрсәтмә  материал кулланып уяулык тәрбияләү максаты белән халык белән әңгәмә формасында үтте. Тойма авыл мәдәният йортында кешеләрне һәм балаларны бинадан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды.
Бәла безне һәм якыннарыбызны урап узар дип ышанабыз. Әмма кеше барысына да әзер булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International