"Кеше, Космос, Галәм"

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә авиация һәм космонавтика көненә багышланган "Кеше, Космос, Галәм"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр «Восток» космик корабында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин очыш ясый. Безнең ил һәм бөтен дөнья бу вакыйганы билгеләп үтә. Туйма авыл мәдәният йорты һәм китапханә дә читтә калмады. «Космоска очарга теләгән һәм беренче булып очкан " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр һәм «Галәмнең серле дөньясы»дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырдылар.
Китапханәче укучыларга космос киңлекләрен яулаучының балалык һәм яшүсмерләр еллары турында сөйләде.
Тойма авыл мәдәният йорты директоры балаларга кешенең галәмгә беренче очышының бөтен дөнья өчен әһәмияте турында аңлатты. Ул чыгышын " Җир халкы һәрвакыт кешелек эшчәнлегенең яңа өлкәсен ачкан кешеләрнең исемнәрен хөрмәт белән искә алачак. Бу йолдызлыкта планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин исеме иң якты исемнәрнең берсе. Нәкъ менә Россия кешесенең дөньяда беренче булып космик киңлекне яулавы белән горурланабыз!»
Балалар космосны үзләштерү тарихына, беренче космонавтка багышланган «Йолдызлы юл» китабыннан өзекләр укыдылар. Балалар космик викторинада катнаштылар, космик теманың табышмакларына җаваплар таптылар. Чара ахырында балалар ракеталар һәм чит планета балаларын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International