"Күңелле космодромга космик сәяхәт"

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

12 апрель - Космонавтика көне. Бәзәкә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Күңелле космодромга космик сәяхәт"исемле танып-белү-уен программасы үткәрделәр.

Космос турындагы мавыктыргыч фильмны карадылар, очыш алдыннан әзерләнүдә катнаштылар, ул алты этаптан тора иде: физик, теоретик, авырлык югалту, шифрлаучы, скафандр һәм космонавтның төшке ашы. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Конкурсларда, уеннарда катнашу онытылмаслык космик сәяхәт ясады, нәтиҗәдә  дуслык җиңде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International