Актаҗик авыл клубында "Космос легендалары"дигән чара үткәрелде.
Балалар рәхәтләнеп рәсем ясадылар һәм төрле төстәге капкачлардан космонавтика көненә багышланган ракета-поделканы җыйдылар. Нәкъ менә шул көнне 1961 елда совет космонавты Юрий Гагарин "Восток - 1" космик корабында Байконур космодромыннан старт алды һәм безнең планетаның орбиталь очышын ясады. Очу 108 минут дәвам итте.