25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе югары булу белән бәйле рәвештә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Быел янгынга каршы режимның төп үзенчәлеге-учаклар ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Моннан тыш, режим шартларында ачык һавада азык әзерләргә һәм аерым территорияләрдә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне кулланырга ярамый.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар икеләтә арта: физик затларга-2дән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15тән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Шулай ук, документ нигезендә, профилактик төркемнәр оештырылачак, аларның бурычларына режим бозуларны кисәтү һәм ачыклау мәсьәләләре керә, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International