Авиамодельләштерү буенча дәресләр

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

22 апрель көнне Абалач мәдәният йортында авиамодельләштерү буенча дәресләргә старт бирелде.Балалар иҗат үзәге педагогы Копосов Денис Владимирович балаларны самолет модельләре белән таныштырды, пульт белән идарә ителә торган модельләрнең ничек ясалуын күрсәтте, киләчәк дәресләргә планнар турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм эшчәнлекнең яңа төрләре белән таныштылар. Авылда дәресләр атна саен үткәреләчәк һәм тиздән Абалач авылы өстендә үз куллары белән ясалган авиамодельләрне күрә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International