"Пасха кәрҗине" дип исемләнгән мастер-класс

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне Абалач мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Пасха кәрҗине" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Абалач авыл китапханәсендә Пасха  бәйрәме алдыннан авыл балалары җыелды. Китапханәче Лариса Анатольевна балаларга бәйрәмнең тарихы һәм аның йолалары турында сөйләде. Мәдәният йорты директоры Александра Ильинична берничә  мастер-класс күрсәтте, ә балалар, үз чиратында, ошаганнарын сайладылар. Биредә йомырканы буядылар, пластилиннан, шулай ук кәгазьдән кисеп ябыштырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International