Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмә башланыр алдыннан волонтерлар шәһәр предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләренә «Георгий тасмасы»акциясе кысаларында тасмалар тараттылар. Иртәгәдән 15: 00 сәгатьтән  волонтерлар шәһәрнең үзәк урыннарында: Геройлар Аллеясы, спорт аллеясы, «Дуслык»паркынды Георгий тасмаларын таратачаклар.

Киңәшмә башында Радмир Беляев узган атнаның мөһим вакыйгалары турында сөйләде.

Аннары киңәшмәнең эш тәртибенә күчтеләр.

1. Менделеевск муниципаль районы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү чаралары планын Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Сәфәргалин тәкъдим итте.

Тулы программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mendeleevsk.tatar.ru/index.htm/news/2076755.htm к

2. Менделеевск шәһәре территориясендә «Имин ишегалды», «Имин шәһәр» программаларын гамәлгә ашыру турында Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников сөйләде.

Чыгышта билгеләп үтелгәнчә, видеокүзәтүнең төп максаты - иҗтимагый куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү. Камераның гомуми саны 149 данә , шуларның 38- куркынычсыз шәһәр, 111- куркынычсыз ишегалды. Камералар торак секторларына (подъездлар, ишегалды территорияләре), транспорт инфраструктурасы объектларына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга куелган. Онлайн камералардан сурәтләр эчке эшләр бүлегенең ситуацион үзәгенә һәм техник яктан җиһазландырылган район буенча юл йөрү системасына керә, бу исә халыкның куркынычсызлыгын һәм сурәт сыйфатын арттырырга ярдәм итә.

3.«Созвездие-Йолдызлык» XXII (22) фестиваленең Казан шәһәрендәге суперфиналы нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы ТММ Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шиһапова сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, быел Менделеевск 4 призлы урын яулады.

Шатлык урта төркеме-2 дәрәҗә лауреатлар
Шаян зурлар төркеме-2 дәрәҗә лауреатлар
Шаян 5 төркем-3 дәрәҗә лауреат
Радмир Григорьев һәм Аделина Камалетдинова "җиңүгә омтылыш өчен"дипломы

Киләсе елда зона этабы, район җитәкчесе инициативасы белән, Менделеевскида узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International