26 апрельдә Татарстан Росреестры кадастр палатасы белән берлектә татарстанлылар өчен торак һәм бакча йортларын, шулай ук җир кишәрлекләрен сатып алучылар өчен бердәм «кайнар линия " үткәрәчәк.
"Кайнар линия" гә шалтыратучылар түбәндәгеләрне белә ала:
- шәһәр читендәге күчемсез милекне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?;
- йорт һәм җир участогы нинди күләмнәргә туры килергә тиеш?;
- әгәр җир участогы сак зонасында урнашкан икән;
- күчемсез милек объектын ничек тикшерергә һ. б.
Шалтыратулар 10нан 12 сәгатькә кадәр Казан (843) 255-25-71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә мөмкин.