Дүшәмбе иртәсе район җитәкчесе Радмир Беляев һәм Менделеевск командасы өчен шәһәрне йөреп чыгудан башланды. Делегация үткәрелгән өмәдән соң территорияне карап чыкты.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр билгеләнде::
- Чоловский урамы буенча тротуар янындагы территорияләрне чистарту, уку учреждениесе территориясендә агач кисү буенча кайбер кисәтүләр бар;
- Интернационалистлар бульварында тротуарның өшеп беткән участогы ай дәвамында торгызылачак, агымдагы атнада подрядчы оешма эшләрне башкарырга керешәчәк.;
- Элегрәк утыртылган агачларны кабат тикшереп чыгарга йөкләмә бирелде. Кирәк булганда, корыган агачларны казып алырга, үсеп китмәгән үсентеләргә аерым игътибар бирергә кирәк;
- Сәүдә объектларының һәм аларның янәшәсендәге территорияләрнең тышкы кыяфәтен тәртипкә китерү буенча эш алып барырга;
- Балалар мәйданчыклары элементлары, яктырту баганалары элементларын торгызырга;
- Граффитины бетерү һәм шәһәрне яшелләндерү эшләрен дәвам итәргә.