Мәдәният сараенда «Росток» VI район балалар иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

С.Гассар исемендәге Мәдәният сараеның концерт залында «Росток»VI район балалар иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды. Фестиваль ел саен туган тел көненә багышлап үткәрелә.

Фестиваль 2022 елда Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, Татарстан халыклары ассамблеясенең 30 еллыгына һәм Менделеевск шәһәренең 55 еллыгына багышлана. Фестивальдә 400дән артык бала катнашты: мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективларында катнашучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, урта белем бирү учреждениеләренең башлангыч блогында тәрбияләнүчеләр һәм башкалар.

Бүләкләү тантанасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Н. Сәфәргалин катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International