"Тукайны укыйбыз"дип исемләнгән китапханә бульвары

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

24 апрель көнне  Россия халыкларының мәдәни мирас елы, туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, Тойма авыл мәдәният йорты китапханәче белән берлектә  "Тукайны укыйбыз"дип исемләнгән китапханә бульвары оештырдылар.

Язгы матур һавада балалар Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен, "Шүрәле"әкиятеннән өзекләр укыдылар. Чара барышында балалар шагыйрьнең әкиятләренең һәм шигырьләренең исемнәрен атадылар, рәсемнәр буенча табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International