26 апрель көнне Абалач мәдәният йорты китапханә һәм авыл балалары белән берлектә Г.Тукай әкиятләре буенча мавыктыргыч әдәби сәяхәткә чыктылар.
Туган тел көне һәм Г.Тукайның туган көне уңаеннан китапханәче Лариса Анатольевна әкиятләр буенча викторина үткәрде, табышмаклар әйтте, Татарстан Республикасының тел байлыгы турында сөйләде. Шулай ук Г. Тукайның танылган әкиятләреннән өзекләр буенча балалар аларның исемнәрен әйттеләр. Александра Ильинична балалар белән бергә "Акбай" га дуслар табарга булышты: оригами ысулы белән кечкенә этләр ясадылар.