"Гаилә даирәсендә"

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрель көнне Тойма мәдәният йортында "Гаилә даирәсендә"акциясе узды.

Казан шәһәреннән Демидовлар гаиләсе Туйма авыл мәдәният йортына балалар китаплары бүләк иттеләр. Баланың китапханәгә, китап кибетенә килүе һәм әти-әниләре белән китап сайлавы, аны бергә укулары, фикер алышулары бик мөһим. Демидовлар гаиләсендә кече уллары Данис үзе мәдәният йорты директоры О.Загидуллинага һәр китап турында сөйләде һәм әти-әниләре аңа укыган китапларны күрсәтте. Демидовлар гаиләсе үз китап киштәләреннән Тойма авыл мәдәният йорты өчен берничә китап сайлаганнар: ""Факты в трёх измерениях "Изобретение ", Большая хрестоматия, "Весёлые научные опыты", самые прекрасные Сказки " Давным - давно", "Звуки дикой природы ", "Ночной лес" һәм башка бик күп китаплар.
Самат һәм Денис мәдәният йорты директорына иң кызыклы китаплар тәкъдим иттеләр. Әлеге чараның максаты-иҗади фикерләүне үстерү, китап укуга кызыксыну формалаштыру, балаларда иҗат ителгән әсәрләр турында белемнәрен киңәйтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International