25 апрель көнне бөтендөнья бию көне уңаеннан Ижевка авыл мәдәният йортында "Дэнс-бум"флэшмобы узды.Флешмобның максаты-шатлык һәм ләззәт алып килү, тормышыбызны матуррак һәм уңайрак итү. Фәнисә Нургалиева җитәкчелегендә балалар флэшмоб өчен авыр булмаган хәрәкәтләрне тиз арада өйрәнделәр һәм биеделәр. Биюдә үзеңне иҗади яктан, хис-тойгыларыңны күрсәтергә, ә шул рәвешле, начар кәефтән арынырга була.