"Сугыш-балалар урыны түгел"

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрель көнне Сәйтәк авыл клубында кече яшьтәге балалар белән «Сугыш-балалар урыны түгел " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Кояш яктысында, кошлар сайраганда, яныгызда әниегез һәм әтиегез, әбигез һәм бабагыз булганда, дусларың белән уйнарга була. Сезнең тирәдә, бөтен дөньяда яхшы кешеләр генә яши бирсен!
Ләкин, кызганычка каршы, һәрвакытта да алай булмый. Җирдә яхшы кешеләр дә, явыз кешеләр дә яши. Кайчак талашкан һәм хәтта сугышкан чаклар да була. Ләкин ике кеше сугышканда - бу әле ярты бәла, ә менә бөтен халыклар, армияләр - бу инде бәла! Ул вакытта кешеләр һәлак була; йортлар җимерелә, урманнар, кырлар юк ителә - һәм болар барысы да сугыш дип атала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International