Татар китапханәсендә 3нче урта мәктәпнең 2 сыйныф укучылары белән әдәби сәгать үткәрелде. (Укытучылары Зиганшина Л.Н.)
Китапханәче балаларга Тукайның балачагы турында сөйләде, “Шүрәле” әкияте буенча кызыклы уен-викторина тәкъдим итте. Укучылар сорауларга җаваплар таптылар, күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Ахырда, “Су анасы” әкиятен карап, эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)