Абалачларча футбол

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

3 май көнне Абалач авылында футбол матчы узды. Менделеевскида 2022 нче ел «Спорт елы"дип игълан ителде.

Спорт кеше тормышына уңай хис-кичерешләр һәм дисциплина кертә. Спорт белән шөгыльләнү тәнне ныгыта, мускуллар хәтерен һәм координацияне яхшырта. Даими физик активлык иммунитетны ныгыта. 

Балалар футбол уйнарга яраталар, әмма еш кына командаларга судьялар җитми. 3 май көнне Абалач мәдәният йорты директоры футбол матчында судья сыйфатында чыгыш ясады. Уен көчле җилгә карамыйча кызу иде. Бер-бер артлы капкага туплар керә торды, ә "сары карточка" нибары бер тапкыр гына бирелде. Барысы да уңай хис-кичерешләр алды. Матч 7:3 исәбе белән тәмамланды, ләкин судья кагыйдәләрне белмәгәнлектән, дуслык җиңде!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International